Тэтимол 2015

ТОЛЫП[тŏлŏп] «тулуп», диал. (к. ТХИ: Әкиятләр II, 1978: 257) тылуп (гарәпчә язылыштан ялгыш күчереш, дөресе – толоп ) «мешок» < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 321) толоп «бозау тиресенә салам тутырып эшләнгән сыер алдагычы; ярмыйча туналган тире һәм шул тиредән ясалган әйбер», кр.-тат., кар., тулуп «саба; күрек», алт. шор. тулуп «тоташлый салдырылган тире, шундый тиредән (ш. ук аяк тиресеннән) эшләнгән капчык, янчык һ.б.» ~ гом. кыпч., уйг., үзб., төр. һ.б. (к. Радлов III: 1469–1470) тулум id. (к. югарыда) тулуп > тулум булса кирәк, к. төр. tulumba «тире савыт; тире мичкә, бигрәк тә янгынчы мичкәсе». Һәрхәлдә сүзнең тамыры тул «тоташлый салдырылган җәнлек, хайван тиресе» (к. Тол ). Толып, шулай итеп, «эре бәдәнле хайванның (мәс., аюның, пошыйның) тоташлый салдырылган тиресеннән эшләнгән тун» булган. К. удм. тулуп «тол, ятим (тул – сөкәт белән яшәүче)»; рус. сөйләшләрендә тулуп «толык; табут; пот, санәм» – төрле (бигрәк тә Себер) төрки сөйләшләреннән (Аникин: 563–564), иске рус. tollyp «нугай куйлары тиресеннән эшләнгән тун, мехы эчке ягында» (к. Ларин: 187). Бу сүз рус теле аша күп телләргә таралган; мар. тулып, тылып, удм. тулуп рус теленнән дә, тат. теленнән дә кергән булырга мөмкин. Чув. тăлăп «толып» сүзен М. Федотов (II: 189) русчадан дип яза, безнеңчә, алай кистереп әйтеп булмый. Юналеева 1982: 52–55 (бик тәфсилле). Рус. тулун, тулуп һәм тулым сүзләренең төрки булуы һәм тамырдашлыгы тур. Аникин: 562–563 (бик күп әдәбият күрсәтелә).

Дерив.: толыплы, толыпсыз; толыпчан.



Предыдущая статья            Следующая статья