Тэтимол 2015

ТОЛЫМБАС[тŏлŏмбас] «тулумбас, вид (турецкого) барабана» < төр. tulumbaz – tulum «шубыр (эченә һава тутырылган тире капчык һәм шуңа беркетелгән сыбызгыдан гыйбарәт музыкаль аләт, әсбап) уйный торган музыкант» (монда «уенчы → уен әсбабы» мәгънәви күчеше күзәтелә, андый күчеш мисаллары күп кенә). Тулумбаз сүзе үзе фар. телендә ясалган (-баз «уен, уенчы» морфемасы шуны күрсәтә). Тулум исә төрки, к. Толым. К. диал. тулумбы «тоташлый салдырылган тире». Аникин: 563 (рус. тулунбасить «йодрыклау» тур.). К. түбәндәгеләрне.



Предыдущая статья            Следующая статья