Тэтимол 2015

ТОЛЫМ[тŏлŏм] «коса (волос)» ~ нуг., каз. тŏлым, к.-калп. тулым, үзб. толим «чәч баеркасы», куман., каз. (Радлов III: 1198, 1469, 1470) тулум, алт., хак. тулуң «толым; чигә толымы», чыгт. толун >> мар. тылым, чув. тăлăм «баерка» (рус. «клочок невыстриженных волос человека или шерсти на овце, оставленный как примета») < бор. төрки (МК I: 371), кар., госм., төркм. тулум «күн капчык; юл капчыгы; йөзмә күпер салу өчен кулланылган капчык» << чыгт. тулуғум id. < тулуқ-ум < *тулуқ-уң > тулуқ-ун >> тулун id. ← тул «тоташлый салдырылган тире». К. ш. ук сол. толма, маньч. тулума «эченә һава тутырылып, йөзмә күпер салу өчен кулланылган тире капчык» (ССТМЯ II: 212). Шулай итеп, толым асылда «тире, күн капчык» дигән сүз; хикмәт шунда – ирле хатыннар (хәзер – Тувада) һәм шаманнар толымнарын махсус капчыкка салып йөрткәннәр, к. Моллова М. Тюркские слова tulım, tololaq, yez, qapsa в Codex Cumanicus. СТ № 2, 1989: 34–50. К. ш. ук бур. тулам, туулмаг «тире капчык».

Толым < тулум һәм тулун сүзләре тарих дәвамында күп мәгъ. алган һәм төрки телләрдән күп күрше телләргә үтеп кергән, к. Будагов I: 725; Räsänen 1969: 497–498; Федотов II: 188. Рус. тулунья «эрбет чикләвеге җыю өчен тире капчык» тур. к. Лебедева, Сафьянов: 109. Рус. тулым, тулум «валун» (тире капчыкка охшашлыгыннан), тулун тур. к. Аникин: 562, 564 (шунда ук әдәбият). К. Толымбас, Толып.



Предыдущая статья            Следующая статья