Тэтимол 2015

ТОЛЫК[тŏлŏқ] «мешок для соли (из снятой чулком шкуры)» < гом. кыпч. тулуқ, к. к.-балк., уйг., алт. тулуқ «чи бөтéн тиредән эшләнгән капчык», уйг. тулуқча, тулуқчай «кечерәк толык, ток, токчай», нуг., каз., к.-калп. тулық «тоташ (кисмичә) салдырылган тиредән эшләнгән кымыз тогы», кар. тулувъ «тире савыт», төркм. (ТДГДС: 174) туллуқ, тулломо «су капчыгы», каз. (ҚТДС: 91) долық «зур күн чиләк» (кое чистартканда коедан лай, баткак алу өчен кулланыла икән), аз. диал. (АДДЛ: 196) дол, аз. тулуғ «күн чиләк» ← бор. төрки тул «тоташлый салдырылган тире». Тулуқ сүзе тур. к. Molnar A. An agricultural termin an old uighur description of Hell // Acta Orientalia (Budapest). T. XXXIV; f. 1–3. 1980: 163–170). Чаг. чув. тăлăх < болг. тŏлŏх, тŏлŏк > мар. тулык «тол (толык киеп йөрүче ир яисә хатын)». К. Тол, Толыкман, Толым, Толып, Тулак.



Предыдущая статья            Следующая статья