Тэтимол 2015

ТОЛАС (Тумашева 1992: 212; ЗДС: 638; БҺҺ II: 251) «холостой; онанист; тряпьё; тупой, бескультурный» < гом. кыпч. *тулас < *тулаз, к. башк. толаç, толаһ, кырг. тулас «сөкәт; җыйнаксыз, тәртипсез», бор. төрки (ДТС: 585) tulas id., бор. төр. tulaz «тол» (к. ЭСТЯ III: 292). ДТС бу сүзне «бледный» дип аңлата, тик, безнеңчә, бу – хата (мондый аңлатма бер текстка гына нигезләнгән). К. ш. ук көрд. (< төрки) tulazi, tulayi «зина; иске-москы»; tulazе «зиначы».

Толас < тулаз ясалышына караганда, бор. *тул-а- «тол булу, тол калу, толга-сөкәткә карап яшәү, юк белән шөгыльләнү» фигыленнән ясалган (бор. фигыльдән исем ясагыч билгеле аффикс). К. Тол, Толга.



Предыдущая статья            Следующая статья