Тэтимол 2015

ТОЛ «вдовствующий, вдовствующая, являющийся вдовцом (вдовой)» ~ чув. тăлăх [тŏлŏх] < болг. *тŏлŏқ, *тулуқ > мар. кч. тулык, тылык, тŏлŏк id. < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт. һ.б. (Радлов III: 1464), бор. төрки (ДТС: 585) tul, угыз. дул id. – бор. мәгъ. «сөкәт, вафат ирнең сурәт-сыны (тол хатын ярты ел шул сөкәткә табынып яши торган булган)»; арытабан борынгыча тул «киекнең, терлекнең ярмыйча салдырылып алынган тиресе», шундый тиредән сөкәтләр эшләнгән һәм һәртөрле каплар, капчыклар, янчыклар һ.б. ясалган. Тул үзе тӯ-л < туғ-ул «бикле, көпләнгән» дип аңлатыла. К. Ток, Толас, Толча, Толыкман, Толым, Толын, Толып, Тулак, Тулпар. Покровская 1961: 76–77; ЭСТЯ III: 292; Федотов II: 189.

Дерив.: толлан-у, толлык; идиоматика: тол гамәл «буш эш; онанизм».



Предыдущая статья            Следующая статья