Тэтимол 2015

ТОКМАЧ, диал. тукмач (к. Хайрутдинова 1993: 75–76) «лапша» ~ башк. туқмас, тŏқмас > чув. тăкмаç, удм., мар. тукмач, тукмача, рус. диал. тукмачи id. < бор. чыгт. *токмач? Бу сүзнең кыпч. параллельләре юк, бүтән телләрдәге параллельләре – аз., төр. tutmaç, алт. диал. (Баскаков 1972: 257–258) тутмаш, тутпаш < бор. төрки (ДТС: 592) tutmač «тукмач». Тат. вариант тукы-у фигыленә нисбәт ителеп, халык этимологиясе нигезендә килеп чыккан, ә төп – бор. вариант тутмач «салма» мәгъ. булган һәм тут- «тоту» фигыленнән ясалган булса кирәк (к. Räsänen 1969: 502); -мач ашамлык атамалары ясагыч билгеле аффикс.

Дерив.: токмачлы, токмачсыз; токмачлык.



Предыдущая статья            Следующая статья