Тэтимол 2015

ТОЙ-У[тŏй-] «почувствовать, чуять; осязать, воспринимать; догадываться» < гом. кыпч., чув., уйг., чыгт. туй-, угыз. дуй- < бор. төрки (ДТС: 584–585) tuj- id., кайбер төрки телләрдә сирәк очрый яисә аерым мәгънәләрдә генә (төр. duy- «ишетү»). Тәүдә бу сүз «тыныч кына күзәтү һәм колак салу, сиземләргә тырышу» мәгъ. булган булса кирәк. ЭСТЯ III: 290–292; Федотов II: 241.

Той- < туй- бик продуктив нигез: тоел-у, тоен-у (сирәк), тойдыр-у (тоймасаң, тойдырырмын мин сине!), тоем, диал. (Тумашева 1992: 112) тŏйсŏн-у, к. Тойгы, Тойгын.



Предыдущая статья            Следующая статья