Тэтимол 2015

ТОБА диал. (ТТДС I: 416 һ.б., киң таралган сүз) «плёс; омут» ~ башк. (БТДҺ: 80, 319, 332) доба, тоба, туба «упкын; чокырга җыелган су; тугай» ~ чув. тăпа, мар. (Исанбаев 1978: 26) тува, морд. Э. дуба «тоба, елганың киңәеп, күл сыман булган төше», томка «тирәнлек», томбака «баткыллы», рус. туба «елга белән тоташкан дугай» (шуннан Ахтуба «Иделнең зур параллель агынтысы», каз. Фасмер IV: 113), каз. (ҚТДС: 347) тыма «тар култык».



Предыдущая статья            Следующая статья