Тэтимол 2015

ТИР-Ү диал., (Тумашева 1992: 207) тәр-ү, тийр-ү «собирать (по штуке), расставлять; отбирать» < гом. кыпч., алт., тув. тер-, уйг. тәр-, угыз. дэр-, хак. тир-, тээр- id., бор. төрки (ДТС: 553) ter- «җыю; тезү; назым төзү», тув. дери-, як. тэрий- «җыю, оештыру; (сугыш сәфәренә, ауга) җыену» (к. алт. терге-, тäргä- «юлга җыену»), чув. тир- (< тат.) «энә күзләү; чәнчү; тирү, тезү, үрү», уйг. тәр- «дөге утырту (берәмләп)», бор. төрки (Радлов III: 1060) тäр- «чүпләп, җыю». Будагов I: 415; Räsänen 1969: 475; ЭСТЯ III: 204–205.

Бор. төрки *тээр- «рәткә (кадап, утыртып) тезү; рәткә тезеп сайлау» бик продуктив нигез булган, шуннан к. Дәрге, Дирбия, Тиргә-ү, Тирге, Тирмә. Хәз. тат. тир-ү сирәк очрый (башлыча диалекталь сөйләмдә кулланыла).

М. Федотов (II: 235) чув. тир- сүзен гом. төрки тиз- «тезү» белән чагыштыра.



Предыдущая статья            Следующая статья