Тэтимол 2015

ТИРМӘ «юрта» ~ тув. терме, тербе, хак. тääрбä, тээрбэ «тирмә», нуг. терме үй id., кырг., калм., монг. терме, уйг. тәрмә «киез өйнең каркасы, аерым канатлары», кырг. һ.б. терме «җыйма» ← тер- «тирү, кисәкләрдән җыю» сүзеннән. Куман. тäрмä «хатын-кыз өе (тирмәсе)» сүзе нигезендә рус. терем «матур өй» (гом. слав. параллельләре бар) сүзен дә тэрмэ, *тэрим (> төр. dеrim, төркм. дирим) «җыйма өй, тирмә» сүзеннән дип карыйлар (Г. Рамстедт һ.б.). Ләкин рус һ.б. сүзен грек. τερεμκοκ «торак, өй» сүзенә дә нисбәт итәләр (Фасмер IV: 47). Тирмә үзе татарларда күптән кулланылмый, ләкин аның аерым детальләренең атамалары (алар тур. к. Будагов I: 163–164 үй «өй» сүзендә), мәс., кирәгә, уык хәзер дә еш кына очрый. К. Тир-ү. Тимергалин: 469.



Предыдущая статья            Следующая статья