Тэтимол 2015

ТИРЛЕК «бельё; потник» < гом. төрки тэрлик, госм., чыгт. (Радлов III: 1059) тäрлик, угыз. дэрлик < бор. төрки (МК; ДТС: 555) terlik «тир өчен киелгән кием» (К. Тир ). Бу сүз монг. (тэрлэг, тэрлиг «милли бизәкле кием») һәм рус (урта гасырларда терлик «феодалларның парад киеме») телләренә дә кергән (бу тур. бай әдәбият бар, к. Аникин: 545–546). Sümer 1983: 45–46, 88–89.



Предыдущая статья            Следующая статья