Тэтимол 2015

ТИРЕСАЯК[тиресайақ] «чёрт, бес; чомга (птица)» ~ башк. (БҺҺ II: 249; БТДҺ: 318) тиреçайақ id. ~ мар. диал. (Исанбаев 1973: 21) тирсайак «гагара» (аның аяклары чыннан да тирескә – артка караган – гомуми демонология буенча, шайтаннарның берәр әгъзасы тискәрегә, артка караган була; Урал телләре семьялыгы мифологиясендә тәңре диңгез төбеннән җир кисәге алып чыгарга кушкач, гагара тыңламаган, ә үрдәк тыңлаган һәм җир кисәге алып чыккан, к. В.В. Напольских. Миф о возникновении земли в прауральской космогонии... // Советская этнография, № 1, 1990: 65–74). Чаг. ш. ук гом. тат. сөйл. тирес бит «әшәке кеше; шайтан – артка караган битле зат»; каз. диал. (ҚТДС: 330) терiс табан «шайтан баласы» һ.б.ш.

Шул ук «тиресаяк»ны башкортлар (к. БТДҺ: 166) күтайақ дип тә атыйлар.



Предыдущая статья            Следующая статья