Тэтимол 2015

ТИРЕС «навоз», диал. (ТТДС I: 413) «обратная сторона, изнанка; непослушный, строптивый; ошибочный; не так, как надо», себ. (Тумашева 1992: 211) тирĕс «север» ~ башк. тирĕç, тирç «эчке як; тизәк» > чув. тирĕс «төньяк», «кире; тирес», мар. терĕс, тереш, терыс «тирес» < гом. кыпч., алт., чыгт., урта төрки терс, тäрс (нуг., к.-калп. терис, каз. терĕс) «кире як; капма-каршы», уйг., алт. (Радлов III: 1076) тäрс «кире, аркылы, каршы; сулга, көнчыгышка; тирес» ~ монг. тэрс «(кемгә, нәрсәгә) каршы», уйг. тәрса «тирес, киреләнүчән; христиан», тәрс, тәс «кыенлыклы» < фар. тарса, тäрса «дошман; христиан», чаг. ш. ук бор. төрки (Әбү Хәйям) tärsa «яһүди»; к. ш. ук төр., көрд. tеrs «кыек, кире, тискәре, тупас; тизәк, тирес». «Дәдә Коркут» китабында Дирсэ [Дэрсэ] хан – угызларның конфликтлы бер ханы (дошман түгел). А.К. Боровков (1963: 14) фар. tersa, tersak «христиан; монах» tersidan «курку» сүзеннән (ягъни «куркыныч») дип яза.

Кайбер сүзлекләрдә (көрд, чуваш сүзлекләре) бу сүзнең «кире, тискәре» һәм «тизәк, тирес» мәгънәләре аерым сүз итеп бирелә, ләкин болай аерырга нигез юк: «дошман як > кире, тискәре > әшәке, пычрак > тирес» мәгънә үсеше бик мөмкин һәм очрый да.

Татарстанда һәм кайбер бүтән күрше өлкәләрдә очрый торган Тирсә гидронимы тирес < тэрс < *тэрсэ белән баглы булса кирәк («төньяк елга; динсезләрне аерып торган елга»), к. Тиресаяк, Тискәре. Будагов I: 349–350; Räsänen 1969: 476 (тирес < тэрс сүзен фар. тäрса белән багламый), Федотов II: 236 (тирес сүзен тизәк сүзе белән чагыштыра); Тимергалин: 469.

Тирес продуктив нигез: тиресле, тиреслек, тиреслә-ү, тиреслән-ү «киреләнү».



Предыдущая статья            Следующая статья