Тэтимол 2015

ТИРГЕ диал. (гәй., ТТДС I: 438) «комплект, гарнитура (чаще о посуде) как свадебный подарок» ~ башк тәрге «корыт киптерү өчен өстәл» > чув. тиркĕ, тирĕк «мис, купы, тәлинкә». Мар. (Иванов, Тужаров: 219) теркы «тәлинкә, табак», удм. (Тараканов: 93) тэрки, тэркы «аш савыт-сабасы» < чыгт. tärki «бүләкләр тезелгән такта, өстәл», иске кыпч. tergi, кр.-тат. tirki «өстәл» < бор. төрки (ДТС: 554) tergi «аш өстәле», tergu-ajaq «аш савыт-сабасы», tergü «өстәлгә куелган ашамлыклар» ← бор. төрки, госм. һ.б. ter- «җыю, тезү, тирү». Бор. тэрки, *тэрэк сүзе түбәндәге мәгънәви-фонетик группаларга да нигез булган:

– тат. (ЗДС: 620) тәрге «тәлгәш; бәйләм, букет», төр. tergi, аз. (Будагов I: 35) тәрги багы, тув. dergü, дергү «ияргә әйбер бәйләп тагу өчен беркетелгән махсус киндерә», рус. торока id. (рус. сүзе бор. чыганагында *тöргүкä кебегрәк булган бугай; иренләшкән сузыклы вариант -ги//-ки кушымчасының -гү//-кү вариантының регрессив ассимиляциясе нәтиҗәсендә килеп чыга); бу сүзне Рясянен аерым бирә;

– алт. диал. тäрги, тэрги «корбанлыклар өчен өстәл, таскак» ~ тирке «мәҗүси корбанлык өстәле» һ.б.;

– иске тат. дәрге < төр. dergi «әдәби түгәрәк; әдәби җыентык», хәз. мәгъ. «журнал», ш. ук «оешма»;

– хак. тиргi «атка һ.б. йөкләү өчен махсус каешлар»;

– тув. дәригле-, därigla- «җыю, юлга әзерләү», däriglän- «әзерләнү»;

– як. тэриэбэ «тирге», тэрий- «җыю, оештыру»; һ.б. Räsänen 1969: 475; Sümer 1983: 81–82; Федотов II: 235.

Тат. диал. (ТТДС I: 407) теркәү, теркеү «кызның үзе әзерләгән сөлге, чаршау, кием-салым, савыт-саба, бирнәсе» сүзе асылда шул ук тирге булса кирәк, тик ул теркә-ү сүзе тәэсирендә үзгәргән. Бу сүзләрнең нигезе хак. тир-, тэр-, каз., кырг., бор. төрки ter- «җыю, төрү» һ.б. К. Тир-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья