Тэтимол 2015

ТИРГӘ-Ү «бранить, ругать»; диал. (ДС I: 185) «привередничать», (Тумашева 1992: 211) «проверять; собирать; выбирать; испытывать» ~ башк. тиргә- «тиргәү, сүгү», (БТДҺ: 318) «карау, тикшерү», тиргәү «тәртип» ~ чув. (< тат.) тирке- «талымчан булу; бракка чыгару; начар ягына игътибар итү; ураза тоту», удм. (Насибуллин: 142) тэрга- «тиргәү, тәнкыйтьләү», мар. терга- «тиргәү; тикшерү», мар. диал. (Саваткова: 158) тэргä- «тикшерү, сорау алу, таләп итү» ~ кар., чыгт., куман. (Радлов III: 1070–1073) тäргä- «карап чыгу; тентү», чыгт. тиргä- «карап чыгу, тикшерү, сорашу, инкяр итү, тыю; игътибар итү», нуг., каз., к.-калп. терге- «хөкем тикшерүен үткәрү, сорау алу», уйг. тәргә-, тәрги-, кырг. терге- «сөйләү; бер сүз урынына икенче сүз куллану (хатыннар телендә)», төркм. дерге-, дерңе- [дэрңэ-] «тикшерү» һ.б. (кайбер төрки телләрдә юк); үзб., уйг. тергав, тәргәү «хөкем тикшерүе» кыпч. телләреннән.

Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 209–210) бу сүз турында «калдык (ягъни төп мәгънәсе онытылган) сүз» дию белән чикләнә. Безнеңчә, бу сүзнең төп мәгънәсе «хәрби һ.б. сәфәргә солдат җыю, хәрби комиссия» булган һәм тэргэ- гом. төрки тэр- «тезү; җыю, оештыру» тамырыннан; тәүдә *тэриг, *тэриң «хәрби комиссия» исем сүзе, шуннан тэрңә-, тэргэ- сүзе ясалган. Китерелгән барча мәгънәләр шул семантик ноктага илтә (башлык яки башлыклар төркеме яугирләрнең физик, әхлакый һәм рухи якларын бер-бер артлы тикшергән, кайберләрен кире каккан һәм шул юл белән хәрби бергәлек комплектланган), к. ш. ук алт. диал. (Räsänen 1969: 475) тäргä- «әзерләнү», тув. тергин «сайланмыш; бик һәйбәт», терги- «беренче булу, иң яхшы булып чыгу, хакимлек итү», төр. derge- «җыю; оештыру», dernek «оешма» (< *deriŋäk ← *deriŋ-äk «гаскәрчек»), бор. төрки terig «җыелыш» һ.б. К. Тернәк.

Төркиләрнең бик бор. заманнардан бирле хәрби хәзерлеккә, хәрби оешмаларга зур әһәмият бирүләре, (шуның нәтиҗәсендә I–XI гг.) зур уңышларга ирешүләре бөтендөнья тарихында эз калдырган күренеш. К. Тирге, Тир-ү. Будагов I: 414; Федотов II: 236–237.

Тиргә-ү продуктив нигез: тиргәл-ү, тиргән-ү, тиргәш-ү, тиргәт-ү һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья