Тэтимол 2015

ТИРӘН «глубокий» < гом. кыпч., тув. тэрэн, тäрäн, башк. тәрән, кр.-тат., куман., алт. тäрäң, уйг., бор. төрки (Боровков 1963: 300; ДТС: 300) teräŋ, täriŋ, teriŋ, төркм. (ТДГДС: 171) териин, төркм. дерииң > гом. угыз. дерин (к. Мухамедова 1973: 168) id., як. дириң «тирәнлек, тирән төш». Чув. тарăн, тавăрăн «тирән» < болг. *тәwĕрĕн id. сүзләренә караганда, безнеңчә, бу сүз чув. тавăр- < *тәwĕр- < бор. төрки тäгир- (к. Тегермән ), (Боровков 1963: 294) тäгрү- «әйләндерү, бөтерелдерү» фигыленнән килә һәм төп формасы тэгиргинги ~ тэгрүгинги «әйләнгечле бөтерелмәле, өермәле» булган: елгадагы бөтерелмәләр чоңгыллар, тирән төшләр өстендә пәйда булучан. Чаг. ш. ук тунг. дэрэн «агымсу башы» (ССТМЯ I: 237). Räsänen 1969: 475; ЭСТЯ III: 208–209; Федотов II: 178–179 (бу авторларның барысы да тирән сүзенең параллельләрен санау белән чикләнәләр).

Дерив.: тирәнлек, тирәнге; тирәнлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья