Тэтимол 2015

ТИРӘК «тополь; осокорь; любое дерево»; (Троянский I: 303) «узор, рисунок дерева», диал. «священное дерево» (к. ш. ук Байтирәк ) > чув. тирек, мар. диал. тирäк ~ хак. тирек гом. кыпч., алт., тув. терек, кар. теряк, тэрах, тэрэх, дирэк, дэрэк, дирак «тирәк», уйг. дарак, дирак «тирәк; усак», тәрәк, тарәк «биек агач», төркм. дерек, кырг. дарак «утыртылган агач» < фар. дäрахт, дирехт «агач» (рус. дерево белән тамырдаш). Егоров 1964: 252–253; Räsänen 1969: 475; ЭСТЯ III: 205–207.

Тирәк сүзен терә- < тирэ- «терәү» фигыленнән дип карау бөтенләй нигезсез. Тат., башк., кырг., үзб. һ.б. халыкларда таралган Ак тирәк – күк тирәк такмагы ике ыру-кабиләне белдерә.

Тирәк продуктив нигез: тирәкле, тирәклек; тирәклә-ү (чигү төре).



Предыдущая статья            Следующая статья