Тэтимол 2015

ТИР «пот» ~ чув. тар «тир, ял (яллау)» < болг. *тәр > мар. (Иванов, Тужаров: 216; Саваткова: 156) тäр «яллану хакы» ~ гом. кыпч., алт. тер, хак. тир «тир», уйг., госм., чыгт. (к. Радлов III: 1059) тäр «тир», тув. дер «тиф». ДТС (: 555) авторлары да tēr I «тир» һәм tēr II «яллану хакы», Федотов та (II: 176) тар I «тир» һәм тар II «яллану хакы» сүзләрен аерым-аерым карыйлар, ләкин болай аеру кирәксез, чөнки икенче мәгъ. «тир хакы» тәгъбиреннән килә (бу тур. Clauson: 528, ЭСТЯ III: 203–204).

Тир – продуктив нигез: тирлә-ү, тирле, тирсез, тирчән. К. Тирлек.



Предыдущая статья            Следующая статья