Тэтимол 2015

ТИПШЕ (трбс.) «поднос», себ. (ЗДС: 620, 627) тепше, тепши «вид небольшого корыта» ~ кырг. тепши «зур булмаган агач ялгаш», кр.-тат., төр. tepsi «типше», ком., к.-балк. тепси «түгәрәк өстәл; куелган ашамлыклар», бор. төрки (ДТС: 557, МК) tevši «типше, бәләкәй өстәл» ~ монг. tebš, tevs «типше». Гомумән, бу сүзнең яңгыраш яки мәгъ. җәһәтеннән читкәрәк киткән вариантлары күп: каз. (Катаринский) типеш «киң табак, зур тәлинкә», (ҚТДС: 324) тәпенше «таба», нуг. тепшек «тәлинкә», уйг. тәбиш, тапиш, тәпиш, чыгт., аз. (Будагов I: 340) тэбиш «савыт; кадәх; котыйчык», төр. tebis «зур стакан», ком. табс, тапс «кечерәк типше». Рясянен буенча (Räsänen 1969: 469), урта төрки tävši id. кыт. теленнән.

Ихтимал, китерелгән сүзләргә рус. диал. (Аникин: 181) депше, депша «нәрсәне дә булса өстән каплау өчен тире», яз. монг. depse «чапрак, ат ябуы» ~ хәз. монг. дэвсэ- «җәю» сүзләре гомогендыр. К. ш. ук як. дэпсэ, тэпсэ ~ лэпсэ «ияр өстенә чахул».

Типше һ.б. вариантлар күп күрше телләргә дә алынган. Удм. типши, рум. tepsie һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья