Тэтимол 2015

ТИП-Ү(типте, тибү), себ. тәп- «пинать, лягать, лягнуть, лягаться; плясать; биться, пульсировать (о сердце); захватывать жертву (о хищных птицах); устроить гнездо (о любых птицах)», күч. «красть, стибрить» < гом. кыпч., чыгт., алт., тув., як. тэп-, хак. тип-, уйг. тәп-, угыз. дэп-, дәп- id. ~ чув. тап- id. (һәрбер төрки телдә бу сүзнең үзенчәлекле мәгъ. бар). Тув. телендә теп- һәм деп- тамырлары төрле дериватлар биргән.

Тип- фигыленең исем коррелянты тип (к.) «агым суның киресенә агуы, отпор» тат., чув. телләрендә генә бугай (к. ш. ук чув. тап, тапă «су ташу»). Федотов II: 171–172.

Тип- < тэп- төрки телләрдә иң продуктив тамырларының берсе: тат. тибел-ү, тибен-ү, тибеш-ү, типтер-ү (һәр юн. формасы киң вә күп мәгънәле, соңгысы тур. к. аерым матдә); типке «кыйнау, сугу; сугу эзе»; типкен ; типкеч «типтерүче», к. Тибәр-ү, Тибен, Тибенге, Тибеш, Типкенцәк.

Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 195–196) типсә-ү (к.) сүзен дә тип- < тэп- тамырыннан дип тәгърифли, ләкин тышкы охшашлыкка карамастан, типсә-ү, безнеңчә, бөтенләй бүтән тамырдан килә. Тип-ү сүзе тик контаминацион тэәсир генә ясаган.



Предыдущая статья            Следующая статья