Тэтимол 2015

ТИПТИРЛӘ-Ү (ТТДС I: 413) «старательно делать что-либо, делать как следует», типтирсез «невоспитанный» – бу сүзләр *типтир «тәртип, юнь, рәт» сүзләреннән ясалган, ул сүз исә чув. яки мар. теленнән урап кайткан: тат. типтәр > чув. типтер [типтэр] > тат. типтир . Күрәсең, типтир нигезе татарлашкан чув. яисә мари группаларында кулланыла. Гомумән, гом. тат. -ә- урынына икенче-өченче иҗекләрдә -и- кулланылу очраклары татарлашкан бүтән этник группаларда күзәтелә, чөнки төп тат. телендә ачык (иреннәрне ерыбрак әйтә торган) э аваз булмаган, ул авазны татарлар (рус алынмаларында да) и авазы белән субституциялиләр.



Предыдущая статья            Следующая статья