Тэтимол 2015

ТИПСӘ-Ү «петь песни, нарочито издеваясь над женихом (чтобы не зазнался) во время свадьбы» (совершенно неверно у Тумашевой – 1992: 211 – о том, что якобы типсә-ү « восхваление жениха»), брб. (ДС I: 194) тәпсә-ү «игры во время свадьбы» ~ к.-балк. тепсе- «бию; биюнең бер элементын башкару», як. тэпсии «якут халык уены, милли биюнең бер элементы» ~ бор. монг. (< төрки) däbsägü «бию».

Бу сүз бер үк вакытта «үчегү, мыскыллау» һ.б. мәгъ. дә алган, к. бор. төрки (ДТС: 553) tepsa-, tepzä- «көнләшү», (Боровков 1963: 299) тäпсä- «көнләшеп ачулану» >> каз. тепсе- «тынгы бирмәү». Бу сүзне халык этимологиясенчә тэп- «тибү» сүзенә дә нисбәт иткәннәр, к. алт., кырг. тепсе- «таптау, өстенә басу; юк итү», уйг. дәпси- «таптау; сугу, тибү». Ләкин КБтә этимологик багланышларны ачыкларга ярдәм иткән шундый юллар бар:

Тэбизлик болур бу капугда öкүш,

Тэбиз кайда эрсә токуш ул, уруш...

Сэниңдә улугуң сэни тәбсәгәй,

Сэни отка итгәй, öз итлүр, тэгәй һ.б.

Ягъни Тибезлек күп булыр сәрайда шактый; тибез кайда, шунда сугыш-талаштыр. Кем олырак синнән, ул сине типсәр, сине утка этәр, көйсен дип эстәр». Димәк, тэпсә- < тэбизә- ← тэбиз «көнчелек». Типсә-ү нең ротацияле параллеле М. Әхмәтҗанов нәшер иткән «Түләк китабы» (Әдәби мирас, № 4, 1997: 15–33) текстындагы дибрә-ү «биеп җырлау» ← дэбирэ- ← дэбир ~ *тэбир. Бу *тэбирне без бор. төрки тэбил «сугыш барабаны» сүзе белән чагыштырабыз. Арытабан к. шул ук «Түләк китабы»нда дыбса-у «биеп җырлау» (каз.) дыбыс «тавыш, көй», хак. тапса- «бию-җырлау» ← табыс «тавыш» һ.б.ш. параллельләр. К. Давыл, Тибрә-ү . Чаг. Купса-у. К. Pouсһа: 174.



Предыдущая статья            Следующая статья