Тэтимол 2015

ТИҢГЕНӘЙ диал. «член девического союза из двенадцати девушек одного поколения» ← тиңгенә (тиң «дус, ахирәт» сүзенең иркәләү формасы).

Бор. төркиләрдә һәм кытайларда 8–15 кыз бергәләшеп, бер-берсен «карендәш» дип йөртү гадәте булган (к. Л.Н. Гумилёв 1993: 74). Татар тиңгенәйләре бер-берсенең туенда катнашырга килешкәннәр һәм кыз чакларында бертөсле киенгәннәр. К. Көмәй.



Предыдущая статья            Следующая статья