Тэтимол 2015

ТИҢ «равен; равный; друг», «вместе одновременно» ~ чув. тан < болг. *тэң id. > мар. (Иванов, Тужаров: 215 һ.б.) тäң > таң, чув. (< тат.) тин id. (өченче мәгъ.) < гом. төрки, гом. монг. тэң, тäң, угыз. дэң, дәң id. – барча этимологлар күрсәтүенчә, бор. кыт. têng «тиң, бердәй; үлчәү» сүзеннән (Gabain 1950: 340). Ихтимал, себ. (Тумашева 1992: 211) тиң «ике агачтан торган сөйрәтке» сүзе дә шул тамырдандыр (шуннан себ., урта диал. тиңә-ү «төяү», иске тат. дәң «төгәл» сүзләре дә килергә мөмкин). Төрек телчеләре үзләренең denk «тиң» сүзен фар. теленнән алынган диләр. Будагов I: 421 (күп сүзле); Räsänen 1969: 473; Федотов II: 170–171.

Тиң < тэң төрки телләрдә киң мәгънәле һәм бик күп дериватлар биргән тамырларның берсе (к. ЭСТЯ V: 191–193): тиңле, тиңсез, тиңлек, тиңлә-ү, тиңдәш, диал. (Тумашева 1992: 211) тиңәл, тиңләк «тигез», тиңгеләй «яшьтәш» һ.б. К. Тәңгәл, Тиңә-ү, Тиңгел, Тиңен, Тиңгенәй.



Предыдущая статья            Следующая статья