Тэтимол 2015

ТИНТӘК, диал. тәнтәк, тинти «неспокойный дурак», диал. (Тумашева 1961: 200) «просто так» < гом. кыпч. тентек [тэнтэк] «ахмак, тинтәк; сукбай», себ. тат., каз. (ҚТДС: 328) тентек «әйләнчек авыруы», (Будагов II: 398–399) тентек «җинаятьче, сукбай», чыгт., кр.-тат. тäнтäк, як. тэнтик, тäнтiк id. ← себ. (ЗДС: 618) тәнде-, тәне-, гом. төрки тэнтэ-, тэнти- «әйләнчек авыруы белән авыру; бер урында әйләнү; тик йөрү» фигыленнән. К. алт., кырг. тинти-, төркм. тенте- «әйләнеп йөрү, тик йөрү» ~ калм. dendi- «аптырау, каңгыру», монг. dendüji- id. һ.б. (сүзләр күп). Чаг. фар. дäнд «тинтәк» (< төрки).

Тинтәк < тэнтэк тэнтэ- белән параллель рәвештә себ. тинәк «өянәк» (к. Тинәк ) ~ алт., тув. тенек «идиот, алйот, наян» ~ як. (Пекарский: 2634) тäнiк, бур. тэнэг, калм. тенг «ахмак; юкка йөремсәк» ← уйг. тен-, тән-, тени-, тәни- «адашып йөрү», уйг. диал., алт. (к. Радлов III: 1057–1058) тäнä-, тäнi-, тини- «юкка йөренү, каңгыру» ~ монг. тэнэ-, тэнү- id. сүзләре дә бар. Тэнтэ- һәм тэнэ- фигыльләре уртак тамырдан, әлбәттә, ул тамыр – уйг. тән-, төркм. дәән-, алт. тäн-, теен- «юкка әйләнеп йөрү» < бор. чыгт. (Боровков 1963: 298) тäн- «алдашу» ~ хак. тин «бераз баш әйләнгән хәлдә булу» булырга тиеш. Gabain 1950: 167; Räsänen 1969: 473. К. Тинтерә-ү.

Тинтәк продуктив нигез: тинтәклек; тинтәклән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья