Тэтимол 2015

ТИМРӘҮ[тимрәw], сөйл. тимерәү, диал. (себ., к. Радлов III: 1317) тәмрәү «лишай (на коже)» > чув. тимре, тимĕре, тимĕрел, мар. (Исанбаев 1978: 18) темырау id. (чув. тимĕрел < тат. *тимрәле, *тимĕрәле, к. каз. тĕлмәр < тĕмрәлĕ «рожа – авыру») < гом. кыпч. тэмирэw, хак. тиберее, тимiрö, тимирö, сагай. тирбе < бор. төрки (МК; ДТС: 551) temrägü «тимрәү» – төр. диал. demregü ← бор. *temrе- «тимгелләнү» сүзеннән; төркм., төр. демрев – кыпч. телләреннән, төр. temriyе, temregi, дäмрäйи (к. Радлов III: 1137) вариантлары да бар; к. ш. ук алт. темирүү «тимрәү».

Тат. диал. тимрәтке ~ гом. кыпч. тэмирэтки (каз. тäмiрäткä, Радлов III: 1133), уйг. тәмрәткә, төр. диал. demretkü һ.б. ← *temrеt- «тимрәтү», ягъни *temrе- фигыленең йөкл. юнәлешеннән.

Л. Будаговтан (I: 377) алып этимологлар бу сүзне тимер < temir сүзенә нисбәт итәләр (к. ЭСТЯ III: 190). Безнеңчә, бу дөрес түгел – тимрә- < temrе- фигылен тимгел < гом. кыпч. тэмгил «тап, тимрәү эзе» сүзеннән аерырга ярамый. Бу сүзләрнең уртак тамыры алт. тем «билге; бирка», бор. кырг. *тем- «билгеләү, тамгалау» (шуннан кырг. темгек «билге итеп ясалган кирт»), к. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 206) тәмдәк ~ алт. темдек, тув. демдек, монг. тэмдэг, дэмдэг «билге, тамга, табра; ырым; намус» ~ маньч. тэмгэ id. (к. ССТМЯ I: 233). Димәк, тимрә- < тэмрэ < тэмир-э- «тап, тимгел төшү» чыннан да *тэмир нигезеннән, ләкин бу тамыр тимер < тэмир – металл атамасы белән бердәй түгел – ул тэм тамырыннан (тэм-и-р булса кирәк), к. алт. темис < *тэмиз тиренең йонсызланган төше < *тэмирг. К. Тәмдәк. Федотов II: 232; Рамазанова 2013: 305–307 (күп материал китерә).



Предыдущая статья            Следующая статья