Тэтимол 2015

ТИМЕР «железо; железный» > чув. тимĕр < гом. кыпч., алт., куман. һ.б. (Радлов III: 1133) темир, тäмир, хак. тимĕр, уйг., чыгт. темур, тәмүр < бор. төрки (ДТС: 551) temir, temür ~ угыз. дәмир, демүр, бор. чыгт. (Поппе 1938: 436) demür ~ уйг. диал. тöмүр, бур. түмэр «тимер; тимер деталь», яз. монг. temür, хәз. монг. тöмöр һ.б. (күп телләрдә очрый) id., барча телчеләр фикеренчә, бор. кыт. тэ мур «тимер әйбер» сүзеннән, к. Räsänen 1969: 232; ЭСТЯ III: 188–190; Федотов II: 231–232; ССТМЯ II: 235 һ.б. Кайбер тәгъбирләр тур. к. Будагов I: 377–378; Тимергалин: 468.

Дерив.: тимерле, тимерсез; тимерлә-ү, тимерлән-ү; тимерче, тимерчелек, тимерлек «тимерче алачыгы» сүзе борынгыдан килә: (ДТС:551) temürlük «тимер эретү урыны». К. Тимерказык, Тимеркүк.



Предыдущая статья            Следующая статья