Тэтимол 2015

ТИЛЧӘ «золотуха; болезнь (опухоль) желез» > чув. тилче, тилçе, удм. тэльсе, мар. телеза «тилчә, рак» < гом. кыпч., к. к.-балк. телче, нуг., каз. телше id.; чыгышы ачык түгел, башк. силсә < *силчә ~ чилчә «сифилис, тилчә» сүзеннән дип фаразларга мөмкин, бу гипотетик сүз үзб. сил < фар. селл «туберкулёз» нигезеннән булуы ихтимал. Тилчә яңгырашы чилчә вариантыннан дистант диссимиляция нигезендә ясала ала. Федотов II: 230 (бик ярлы).

Әшәке сүз әйтүчегә каргыш итеп телеңә тилчә тисен (чыккыры) тәгъбирендә тилчә ~ кр.-тат., төр. telçe «тимер шырпы, тимерчыбык кисәге» булырга мөмкин. Чаг. ш. ук. төр. delice «тиле бодай (бик ачы бер чүп үләне)».



Предыдущая статья            Следующая статья