Тэтимол 2015

ТИЛЕ «глупый и страстный» > чув. диал. тилĕ, мар. (Исанбаев 1978: 11) теле, (ихтимал) тале id. < гом. кыпч. тэли, куман., кар., алт., угыз. (Радлов III: 1083, 1678) дäли, уйг. дәлли «ахмак; батыр, дәртле; беркатлы», иске чыгт. (Боровков 1963: 117) дäлү ~ бор. төрки (ДТС: 551) telü «җенле», төркм. тәәли id., дәәли «җенле, дуамал; фидакяр», уйг. дәл-, кырг. дел «шашкын», тели «әйләнчек авыруы», хак. телĕк «аңсыз, аңгыра». Тат. тиле, ком. тели, төр., кр.-тат. deli, däli, dälü «чамасыз зур, чамасыз көчле (үсемлекләр, ш. ук табигать күренешләре тур.)» мәгънәсе күрше телләрдә дә кабатлана: морд. дурак куяр «тиле кыяр, кабак», кабарда җыгделэ «агач тилесе» – «чаган».

Тиле < тэˉлиг сүзен бик төрлечә аңлатырга мөмкин.: алт. диал. (Радлов III: 1083–1084) тäлi- «тинтерәү, каңгырау» (← тэг «түгәрәк»?) сүзеннән дә, шор. (Радлов III: 1081) тäл- «илһам алу (шаман тур.)» сүзеннән дә, бор. төрки tel- «акылдан язу; игътибарсыз кылану» (к. ДТС: 550) фигыленнән дә (бу варианты Э.В. Севортян яклый, к. ЭСТЯ III: 214–217). Безнеңчә, бу сүз бор. ир. тэв < дэв «дию, җен» алынма сүзеннән дә ясалырга мөмкин: *тэвли «диюле, җенле» (бу фараз «исәр, юләр» һәм «гадәттән тыш зур» мәгънәләрен дә аңлата). Чаг. ш. ук Тилбә.

Тиле сүзе продуктив нигез: тилелек; тилелән-ү, тилер-ү, к. Тиләскә-ү, Тилбә, Тилбәшкә, Тилберән, Тилемсә. Шулардан тилер- сүзе чув., мар. телләренә алынган, к. Федотов II: 229.



Предыдущая статья            Следующая статья