Тэтимол 2015

ТИЛГӘН, тилегән, диал. (ДС II: 202; ДС III: 168; ТТДС I: 442; Тумашева 1992: 208, 210, 220) тилгәткән, түлгән, түлегән, теүлегән, теүләткән, тәүелгән, тәүләткән, төйлегән, түллегән, түрлегән, түлгән һ.б. «коршун» ~ башк. (БҺҺ II: 255; БТДҺ: 315, 325) тийҙегән, төйлөгән, төйләгән, төлөгән һ.б.– бүтән төрки телләрдә дә ш. ук күп вариантлы кош атамасы (аның мәгънәсе дә конкрет тикшергәндә төрлечәрәк булырга тиеш): хак. тигĕлген, алт. тэлгэн, тейлеген (Радловта тäjläгäн), чыгт. (Радлов III: 1529) түjläгäн, түläгäн, ком. түлүген, госм. түläк, дүläк «тилгән». Кайбер төрки телләрдә бу сүз бөтенләй бүтән кошны белдерә: кырг. телиген «бәләкәй лачынның иркәге» (>> мар. түлеген «лачын»), шор. тäглäгäн «бөркет». Иң үзенчәлекле вариант тув. дээлдиген «тилгән». Кайбер телләрдә тилгән бүтәнчә атала, мәс. чув. хăлат, төр. şaylak һ.б.

Бу сүз гомумән бор. төрки тэгил-, тэңил- (к. як. тäгäлii- «әйләнә ясау») «әйләнә ясау, әйләнеп очу» сүзеннән, тик шуның төрле дериватларыннан һәм модификацияләреннән булырга тиеш, к. алт. диал. тäлигäн «һавада әйләнүчән; тилгән». Бор. төрки (ДТС: 552, М. Кашгаридан) teŋälgüč, teŋälgün «карчыгасыман кошчык» ← tenäl- «күтәрелү» сүзе дә контаминацион тәэсир ясагандыр, дип уйларга кирәк. К. ш. ук каз. түйүл- «туп-туры аска ыргылу (ерткыч кош тур.)», бор. төрки, бор. уйг. tilgän «тәгәрмәч, әйләнчек». К. Тилгәнтас. Gabain 1950: 341; Räsänen 1969: 469.



Предыдущая статья            Следующая статья