Тэтимол 2015

ТИЛБЕРӘН, диал. тилбәрән, тилебәрән, (ТТДС I: 604) тилебәлән, тилемилән, (Будагов I: 422) тилүрәңге «белена» ~ башк. (БТДҺ: 316) тилбегән, тилмерән, тилмерлән, тилбиҙән (р > ҙ!), тилбүлән (тилбә үлән) һ.б. (күп вариантлар) – рус. белена сүзе белән баглы булса кирәк, к. алт. бэлэ, пэлэ «балан; тилберән». Рус сүзе күп телләргә таралган халыкара сүзләрдән берсе, к. Kluge: 123. Тат., башк. әд. тилебәрән дип язу халык этимологиясеннән килә: имеш, тилберәнне ашап бәрәннәр тилерә! Хайваннарның агулы үләннәргә карата инстинктив сизгерлеге яки иммунитеты бар, алар тилберән орлыгын ашамыйлар бугай. Тат. әд. нормага без диал. (трбс.) тилберән яңгырашын тәкъдим итәбез – шулай итсәк әлеге ялгыш этимологиядән дә котылабыз. Нәкъ шул яңгыраш күрше телләргә дә алынган: чув. (Федотов II: 230) тилпĕрен. К. ш. ук диал. тилерән < тиле өрәңге «тилберән» (тилберәннең яфрагы өрәңгенеке шикелле).



Предыдущая статья            Следующая статья