Тэтимол 2015

ТИКШЕР-Ү, сөйл. тишкер-ү, тәкшер-ү «разбираться, разбирать дело; исследовать» > чув. тикшĕр-, мар., удм. текшыр һ.б. id. < гом. кыпч. *тэкшир-, к. кырг. текшер-, каз., к.-калп. тексер-, үзб. текшир-, уйг. тәкшүр- һ.б. id. Будагов (I: 417–418) фикеренчә, *тэкиш ~ төр. değiş «үзгәрү, алмашыну, алмашу» сүзеннән йөкл. юн., к. бор. төрки (ДТС: 548) tegiš «алмашыну», tegšür- < tegištür- «алмаштыру», tegšüt «алмашу, алмаш». Ш. ук тат. (миш.) тишкер- > чув. тишкер- «икърар итү, тану; тикшерү; яхшы белү» ~ кр.-тат. тишкәр-, нуг. тешкер- «тикшерү» (бу сүз бүтән бер тамырдан да була ала). Гомумән, «тикшерү» һәм «алмаштыру» мәгънәләренең бердәйлеге шик уята. Бәлки берсенең тиңәштер-ү гә катнашы бардыр.

Бор. tegiš «алмашыну» исә бор. teg-, täg- «әйләнү» фигыленнән дә (к. тәгәр, тәгәрә-ү ) сүзеннән дә була ала. К. ш. ук тат. Тәвеш ~ төр. deviş «алмаш».

Тикшер- нигезенең морфологик җәһәттән *тәкше- яки *тәңиш- нигезеннән була алуы -ч, -ш авазларына беткән фигыльләрнең йөкл. юн. формалары -ыр//ер < -ыр//ир кушымчасы ярдәмендә ясалучанлыгыннан да күренә, чаг. кач- → качыр-у, төш- → төшер-ү һ.б.ш.

Дерив.: тикшерел-ү, тикшерен-ү, тикшереш-ү, тикшерт-ү, тикшерендер-ү «тикшеренергә рөхсәт яки мөмкинлек бирү»; тикшерттер-ү; тикшерелеш; тикшерүче; тикшерүчән һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья