ТИКӘН (Гөл тикәнсез булмый дигән мәкальдә һ.б.), иск. (Будагов I: 369) тикәң «колючка» < гом. кыпч., уйг. тикэн, тикән, угыз. дикән, дикэн id. < бор. төрки (ДТС: 558–559) tikän, tikkän «тикән, тигәнәк, тигәнәкле үсемлек» ← tik «кадау, чагу». К. Тек-ү; Тигәнәк . Мухамедова 1973: 87–88. Дерив.: тикәнле, тикәнсез; тикәнлек. Тикән сүзе күп фитонимнарда очрый; каба тикән, кара тикән, Мисыр тикәне «акация», пәйгамбәр тикәне «бөрлегән», тикән уты «аю табаны» һ.б. (Л. Будаговта һәм К. Насыйри хезмәтләрендә тикәнле үсемлекләрнең бик күп төрләре күрсәтелә). |