Тэтимол 2015

ТИК III, диал. тәк, иск. дәк, дик (к. Мөхәммәдьярда: Мәрдәнәләр дик билеңне баглагыл) «как, словно, наподобие» (хәз. телдә фольклор әсәрләрдә, җырларда гына кулланыла) < чыгт. тик, тэк, госм., аз. тәк, төр. dik, чыгт. дәк һ.б. id. < бор. төрки (ДТС: 546) teg id. – бор. teŋ сүзеннән аерымланган яисә борынгырак варианты tenk яңгырашыннан, к. ЭСТЯ III: 184–185, Clauson 1972: 475.

Бу сүз бор. чорларда ук аффикска әверелгән: тат. -тай//-тәй, -дай//-дәй, -тый//-ти, -дый//-ди, диал. -тай//-тәү, -дау//-дәү < чыгт., уйг., госм. -таг//-тэг, -даг//-дэг > алт. диал. -тыг// -тиг, -дыг// -диг – чагыштыру аффиксы, шуннан тат., кр.-тат., төркм., төр. һ.б. -тайын//-тәйен, -дайын//-дәйен, тат. -тыйын//-тĕйĕн, -дыйын//-дĕйĕн (к. андыен, мондыен, шундыен кебек күрсәткеч алмашлыклар) кебек -тай//-тәй һ.б.га беткән сүзләрнең инструменталь килеш формалары ясалган.



Предыдущая статья            Следующая статья