Тэтимол 2015

ТИЙ-Ү (тию) – этимологик һәм морфологик принциплардан чыгып язганда шулай, чөнки тий-ә диелә, ти-и түгел!), себ. (брб.) тәй-, «касаться; трогать; посягать; воздействовать; попасть в цель; достаться на долю», себ. (Тумашева 1992: 208) тәү- «попадать; трогать», (Дмитриева 1981: 187) тäң- (тәң-) «тию», башк. тей- id. Бу вариантларның төрлесе төрле ареаллардан килә: 1) тей- < тий- < гом. кыпч. тий-, тэй-, як. тии- ~ чув. тив-; 2) тәү- < тэw- бор. Себер ареалыннан; 3) тәң- ~ хак. тэң бор. хак. ареалыннан; болардан тыш төркм., тув. дег-, төр. deg-, аз. дәй-, госм. дей- һәм үзб., уйг. тәк-, тэк-, тик- «тию» һ.б. барысы да бор. төрки (к. Räsänen 1969: 468–469; Gabain 1950: 339; Боровков 1963: 292; ДТС: 546–549), диффуз täg-//teg-//teŋ- «тию, җитү» (бик күп дериватлары билгеле) тамырыннан фонетик җәһәттән закончалыклы рәвештә киләләр. К. ш. ук Радлов III: 1343; Будагов I: 419–420; ЭСТЯ III: 173–175; Федотов II: 226.

Тий- << тэг- (һ.б.) тат. телендә дә, бүтән төрки телләрдә дә иң продуктив сүзьясагыч тамырларның берсе; регуляр деривациядә: тиел-ү, тиен-ү (к.), тиеш-ү, тидер-ү, ш. ук тигез-ү, тигер-ү (йөкл. юнәлешенең аерым формалары мәгънәви җәһәттән бераз аерымлана). К. Тәре I, Тиеш, Тикмә.



Предыдущая статья            Следующая статья