Тэтимол 2015

ТИЗӘК «помёт; кизяк» < гом. кыпч. тэзэк, уйг. тезәк, госм., аз., кр.-тат., алт., шор., чыгт. (к. Радлов III: 1103; Боровков 1963: 295) тäзäк, к.-балк. тезгек, тазгек «тизәк, тирес» < безнеңчә, киз-гәк < кэзгэк *кэз- «яргалану, кисәкләргә аерылу» (к. Кизәк ) фигыленнән. А.Е. Аникин (: 288) рус. кизик, кизек вариантларын (ти- > ки-) рус телендә килеп чыккан ди (һәм бүтән авторларга да сылтана), ләкин к- > т- төрки сүзләрдә дә очраштыргалый. К. Тизге.



Предыдущая статья            Следующая статья