Тэтимол 2015

ТИЗ «быстро, живо» < гом. кыпч. тэз, тиз, госм. тэз, төркм. тииз, хәз. төр. tez «тиз; кызу; иртүк, алдан ук, вакытыннан элек», чыгт. тäз, кар. тäйиз, тäйз «тиз», уйг. тэзик «тизген» һ.б. фар. тūз, тэˉз id. сүзеннән хисапланыла (к. Радлов III: 1102, 1104, 1397; Räsänen 1969: 477), фар. сүзен исә бор. ир. тамырларга нисбәтлиләр (Platts: 351). Шул ук вакытта бор. төрки (ДТС: 1554, 557) tez- (~ чув. тар- < тäр-) «чабу, йөгерү» һәм terk «тиз» сүзләре дә бар. Аларның фар. сүзенә мөнәсәбәте ачык түгел.

Тат. диал. (ДС II: 181; ТТДС I: 410) тизгер һәм тизген «җитез» сүзләре элек тиз- «тиз эш итү» фигыле булганлыгына ишарә.

Тиз продуктив нигез: тизлек; тизлә-ү, тизлән-ү, тизләнеш, тизләт-ү; тиз-тиз (күп төрки телләрдә очрый); тиз бул! ~ төр., аз. тез ол! һ.б. К. Тиздән.



Предыдущая статья            Следующая статья