Тэтимол 2015

ТИЕШ-Ү II[тийĕш-] «снять (вернее – сменить) одежду». Диалектологик сүзлекләрдә һәм иске яз. ядкәрләрдә тиш-ү (тишмәк) дип кыскартыла торган бу сүз аерым лексема ~ угыз. (төр. һ.б.) deyiş-, degiş- «алмаштырылу; үзгәрү; (киемне) салу» ← бор. угыз., монг. *тэг-, дэг- «киемне салу < үзгәрү» тамырыннан килә.

Тиш-ү < тиеш-ү фигылен чиш-ү нең бер варианты дип карарга ярамастыр. Төр. телендә degiş- бик продуктив сүзьясагыч нигез. Аның исем коррелянты degiş «алмашу; үзгәрү» тат. әвеш-тәвеш парлы сүзендәге тәwеш белән гомоген.



Предыдущая статья            Следующая статья