Тэтимол 2015

ТИЕШ[тийĕш] < тиешле «должен, соответствует; касается; надлежащий, причитающийся» > мар. тийыш, тийышлы < гом. кыпч. тийиш, тийишли (нуг., каз., к.-калп. тийис, тийисли), уйг., үзб. тегиш, тегишли һ.б. < бор. төрки tegiš, tegišli id. һ.б. (к. ДТС: 548) ← teg- «(өлешеңә һ.б.) тию» сүзеннән, к. Тий-ү.

Чув. тивĕç «тиеш, бурыч; хокук һ.б.», тивĕçле «тиешле», тивеç- «(өлешеңә) тию» сүзләре тат. теленең миш. сөйләшләреннән килә (г > w – миш.-угыз линиясе). К. Федотов II: 226.

Себ. (Тумашева 1992: 207) тәңиш «тиеш» ти- < тэг- сүзеннән борынгырак тэң- «тию» вариантыннан.

Тиеш < тиешле тат. һәм бүтән кыпч. телләрендә аерым тәгъбирләрдә төрле мәгъ. ия: «кардәш, нәсел», «бәя, хак», «булса кирәк», «тәртиптә; тәртиптәге, гадәттәге» (к. тат. тиешсез << бор. төрки tegišsiz «тәртипсез, әдәпсез»), тиеш хәбәрлек сүз мәгъ. дә киң кулланыла (-рга//-маска тиеш, -у//-ү тиеш һ.б.).

Дерив.: тиешле, тиешсез (ш. ук тиешле-тиешсез – парлы сүз), тиешлек; тиешенчә, тиешчә . К. Тиеш-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья