Тэтимол 2015

ТИЕН I[тийĕн], диал. (Тумашева 1992: 209) тииң «белка» < гом. кыпч., алт., шор., як. тиин, тийын, госм., уйг. тийин, тәйин, тув. дииң, төр. değin, бор. төрки (ДТС: 548–549) tejiŋ, teŋin id., tegiŋ, täkiŋ «кеш», к.-балк. тийин «асның бер төре», тыйын «эчек, мех» ~ манси. lεin, хант. täŋkә, эвенк. деңке, диңке «кеш» (к. Räsänen 1969: 470). ЭСТЯ III: 180–181.

Тийĕн сүзенең акча берәмлеге мәгъ. барча Идел-Урал һәм күрше телләрдә дә очрый: мар., морд. ур «тиен (җәнлек; акча)», удм. коньы «тиен (җәнлек; акча)», рус. векша (< вѣкъша) «тиен; акча берәмлеге» (к. Фасмер I: 287) һәм бу хәл бор. Болгар дәүләте законнарыннан бирле килә (к. Халиков 1976: 104). Хәз. рус белка (< бълъка) «тиен (җәнлек)» тәүдә «тиен (акча берәмлеге)» мәгъ. йөргән һәм бел-ый «ак» сүзеннән, ягъни тат. акча < ак-ча сүзеннән калька: бел-ка (тат. -ча ~ рус. -ка – кечерәйтү кушымчалары), к. Проценко 1981: 167–168; ЭСТЯ III: 180–181; Тимергалин: 467.

Кайбер телчеләр тиен сүзен тәңкә сүзе белән бәйлиләр, к. Мухамедова 1973: 169–170. Бу бик шикле. Рус. диал. (< төрки) тинка «түләгән чорындагы тиен» тур. сөйләгәндә А.Е. Аникин (: 546) бор. төрки *degiŋ (?) «тиен» сүзен хант.-манси lεin һ.б. id. белән чагыштыруны да кире кага.

Күп кенә тат. сөйләшләрендә тиен «җәнлек», тин «акча» аерымланган һәм бу тин тат. теленнән күрше һәм кардәш телләргә, шулай ук таҗ.-фар., Төньяк Кавказ һ.б. телләргә үтеп кергән. Рус. диал. тин (шуннан полтинник «илле тиенлек») «тәңкә, сум» сүзе дә тат. теленнән булса кирәк.

Тиен, тин продуктив нигез (бигрәк тә акча берәмлеге мәгъ.): тиенле (тинле), тиенлек (тинлек), тиенсез (тинсез, мәс., бертинсез), тиенче «тиен аулаучы» һ.б. Без тиен (җәнлек) һәм тин (акча берәмлеге) сүзләрен аеру ягында: элекке бер сүздән ике яңгырашлы ике сүз пәйда булу – закончалыклы хәл.



Предыдущая статья            Следующая статья