Тэтимол 2015

ТИЕЛ[тийĕл] тар., (Будагов I: 423–424) тийул, тиулат «пожалованные за заслуги участки земли; далекие земли, осваиваемые тарритории». Бабур тиңул, тинул дип яза һәм «пенсиягә чыккан хәрбиләргә үз гомеренә бирелгән кишәр» мәгъ. куллана. Һәм фар. тиул да шул ук мәгънәдә, ягъни тиел мирас итеп калдырылмый. З. Вәлиди буенче (Velidi: 293), tiyül, tıγul бор. төрки телләрдә үк кулланылган сүз, ул Казан дәүләтендә билгеле булган. Чаг. як. тäгил, тöгүл; тöңүл, тÿңÿл «чират, тәртип; бер тапкыр». Чув. тивлет «байлык» сүзе дә, ихтимал, дәүләт сүзеннән түгел, бор. тиүләт сүзеннәндер. Чаг. Тиген.



Предыдущая статья            Следующая статья