Тэтимол 2015

ТИГЕЗ «ровный; равен, равный» ~ башк. тигеҙ > чув., мар. диал., манси. тикĕс, удм. тегыз < гом. кыпч. тэгиз < бор. төрки *тэңиз «тиңләр; ике тиң» сүзеннән (к. Тиң ).

Шуның белән бергә ком., к.-балк. тегиш [тэгиш] > нуг., к.-калп. тегис «тигез» сүзе дә бар һәм ул бор. тэңиш «тиңәшкән, тиңешкән» сүзеннән, ягъни уртак тамырдан үзгә нигез булса кирәк; аны бур. тэгшэ, калм. тэгш < бор. монг. tegsi > тунг. тэгши, маньч. тэқши (к. ССТМЯ II: 226) «тигез» ~ куман., уйг. диал. тäкси, каз., хак. тэкси «үлчәүдә тигез, тиң» сүзе белән (к. ш. ук тикшерү ) чагыштыралар, к. Räsänen 1969: 471; Федотов II: 228.

Тигез сүзенең деривациясе тат. телендә бик күп: тигезле, тигезсез (тигезле-тигезсез парлы сүзе дә бар): тигезлек (бик төрле мәгъ.); тигезлә-ү, тигезлән-ү, тигезләт-ү, тигезләш-ү һ.б. һәм боларның дериватлары.



Предыдущая статья            Следующая статья