Тэтимол 2015

ТИГӘНӘК, (иске сүзлекләрдә) тикәнәк, диал. (ЗДС: 165, 168, 616, 624, 691) тәгәнәк, тегәнәк, тийәнәк, дәгәнәк, дегәнәк, «лопух; чертополох» < гом. кыпч. тэгэнэк, шор., чулым. (Радлов III: 1031) тäгäнäк, башк. тегәнәк, дегәнәк ~ төркм. дигенек, дикенек, id., алт. тегенек, тäгäнäк «гөлҗимеш», хак. тiгенек «тигәнәк» (тĕгән «ылыс; чыршы») һ.б. < тэкэн > Тикән (к.), к. Будагов I: 369. Рус. тегенек, тёгенек – чәнечкеле үлән төре – Кавказ телләреннән. Чув. тикенек, тикенет (< тат.) тур. Федотов II: 227–226 (тат. сүзен искә дә алмаган).

Кайбер очракларда бу сүз үзгәчәрәк мәгънәдә кулланыла, к. тат. диал. (ЗДС: 616, 624, 631 һ.б.) тәгәнәк, тегәнәк «роза, розасыман тикәнле үсемлекләр», тийәнәк «чәнечкеле түгәрәк орлыксалы бер үсемлек» һ.б., төр. değenek, değnek «чәнечкеле таяк, очлы таяк, кыйнау таягы».

Дерив.: тигәнәкле, тигәнәксез; тигәнәклек.



Предыдущая статья            Следующая статья