Тэтимол 2015

ТИГӘЛӘЙ (Тумашева 1992: 209) «(в эпосе у богатыря) широкий потник» ~ кырг. тегелей, үзб. (ЎХШЛ: 79) дәгәләй «кыйммәтле тукыма, шул тукымадан эшләнгән бүрек яисә җөббә, җилән» < монг. дэгэлэй id. > рус. (Фасмер IV: 35) тегиляй «кыска җиңле, биек якалы җилән (хәрби форма булган)».

Киң таралган сүз: чыгт. däglä, калм. > dеglе (Ramstedt 1935: 85), эвен. һ.б. (ССТМЯ I: 231) дэкэли, рус. диал. дели, дыгилей «аркалык». Бу сүзнең нигезе төр. tegel, монг. dekele «тупас кына тупчып тегелгән сырма», tegel- «тупчып тегү» – шуннан төр. teğelti «тигәләй, чапрак, тирлек» (к. Sümer 1981: 83–85, бик тәфсилле); Аникин: 192–193; Аблязов I: 398. К. Җилән.



Предыдущая статья            Следующая статья