Тэтимол 2015

ТИБРӘ-Ү, тиберә-ү «качать, колебать, приводить в движение», диал. (Тумашева 1992: 209) «отправиться в путь» < гом. кыпч. (Радлов III: 1113, 1407), чыгт., алт. тебре-, тебрä-, кр.-тат. тäпрä-, угыз. тебре-, дәпрә-, хак. тибĕрә- «хәрәкәткә килү, хәрәкәткә китерү» һ.б. < бор. төрки (ДТС: 546) tebrä- «хәрәкәтләнү; калтырау; ялкынлану, чир таралу» (→ tebranigli «хайван, җан иясе») >> чув. тапра- «кузгалу; кыймылдау; кискен омтылу».

Тирбә- нигезе күп телләрдә бор. заманнардан ук метатезаланган тирбә ~ тәрбә- һ.б. вариантта да кулланыла, к. Тирбә-ү.

Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 201–202), бу сүзнең этимологиясе белән кызыксынган бүтән күп кенә галимнәрнең фикеренә дә таянып, гом. төрки тэбрä- < тэпрä- фигылен иске төрки тäп- «хәрәкәткә өндәү авазы» һәм тэп-, тäп- «хәрәкәткә килү, кузгалу, башлау, керешү, тотыну» сүзләре белән баглый (к. тибен-ү «омтылу», әмма Э.В. Севортян бу сүзне, аның фикере файдасына булса да, искә алмаган). Типрә-ү, тибрә-ү (тип-ү), гомумән, -рә киңәйткеченә беткән бер төркем фигыльләр рәтендә, чаг. җәй-ү → җәйрә-ү, көй-ү → көйрә-ү, кый-у → кыйра-у. Ләкин бор. фигыль тэп-, тäп- «хәрәкәткә килү» гом. төрки тэп- «тибү» белән бердәй булаламы соң? Безнеңчә, монда «тибеп хәрәкәткә китерү» мәгънәсе ята дип фаразлау артык тәвәккәллек булыр иде.

Безнеңчә, тип < тэп тамыры тат. диал. тип (к. Тип III ) < бор. төрки тэп-, тäп- «хәрби барабан, сигнал барабаны» сүзеннән, аның фигыль мәгънәсеннән: бор. төркиләрдә тэп сүзеннән «барабан кагу – сәфәргә чакыру – хәрби сәфәргә кузгалу – гомумән массакүләм гамәлгә керешү һ.б.ш.» мәгъ. фигыль бик җиңел ясала алган (таралган исем – фигыль конвергенциясе). Бу фараз түбәндәгечә нигезләнә (к. ш. ук Тип-ү ).

Тибрә- < тэпрэ- ~ дэпрэ- яңгырашында тәүдә тотрыклы -п- булганлыгы күренә. Бу -п- авазының саклануы аның тәкълиди сүз булу хасиятеннән килә; төрки телләрдә төбендә-чыгышында тәкълиди характерда булмаган сүзләрнең дә тәкълиди сүз калыбына керүе күзәтелә. Бу очракта да шундый хәл булган: тэп «барабан» сүзе «барабан кагу авазы» (чаг. хәз. тат. дөп-дөп, тыбыр-тыбыр ) хөкеменә кертелгән.

Аннары шунысы да бар: гом. төрки тэп «барабан» үзе мөгаен сем.-фар. тэпир < тэпил < табл < табул (һәр яңгырашка конкрет мисал табып була) < аккад-шумер. табаллу «хәрби барабан» сүзеннән киләдер (к. Давыл ). Һәм тэпрэ- < тэпирэ- сүзе турыдан-туры тэпир < *тэппир «барабан» сүзеннән дә бик җиңел ясала алган (ягъни бу очракта -рэ- киңәйткече бар дигән югарыдагы фараз кирәксезгә чыга).

Төрки тэпрэ-, тэбрэ- сүзе күп күрше телләргә үтеп кергән, к. иске монг. (Поппе 1938: 427) tebre- «хәрәкәт иттерү», Кавказ телләрендә тебре- id. еш очрый. К. ш. ук Илтибәр. Федотов II: 173–174.

Тибрә-ү фигыле үзе хәз. тат. телендә сирәк кулланыла, ә аның юнәлешләре – ешрак (шунлыктан алар югарыда аерым күрсәтелде). Һәм тибрә-ү фигыленең үзеннән ясалган сүзләр дә аз.



Предыдущая статья            Следующая статья