*ТЕР-Ү (к. тер-ел- «становиться живым; вылечиться», тергез-ү «оживить, оживлять» – тер-ү фигыленең төш. һәм йөкл. юн.) < бор. төрки (ДТС: 562) tir- «яшәү, яшәп тору», шуннан гом. төрки тири < тириг > тат. тере, терек (к. Тере ), угыз. дири, к. ЭСТЯ III: 240–242 (Э.В. Севортян архетип *тиир- яисә *тиири- булырга тиеш ди). Ихтимал, бор. тиир- < ти-ир-, ягъни ниндидер ти «яшәү, хәят» сүзеннән ясалган фигыль. Чаг. тунг. тūван- «яшәү, яшәп тору, имин яшәү һ.б.» (ССТМЯ II: 174–175) *тив- тамырыннан. *Тер- продуктив нигез: к. тере, терек, теремек, терлек һ.б. К. Терчә. |