Тэтимол 2015

ТЕРСӘК «локоть» (ш. ук озынлык үлчәү берәмлеге мәгъ. «аршин»), диал. (Радлов III: 1377, Будагов I: 350; Тумашева 1992: 209) «ячмень в глазу» ~ башк. терһәк id.; к. ш. ук (Тумашева 1992: 209) терескәк, каз. (Радлов III: 1383) тилäрсäк «терсәк», бор. төрки (ДТС: 563; DLT III: 424) tirsäk, tirsgek «терсәк» ← (кырг.) тирсий- «чыгынты булып тору; төрле шеш чыгу», к. ш. ук угыз. дирсэк «терсәк», тув. дискек «тез». Рясянен (Räsänen 1969: 477, 481) урта төрки tirsgäk «күздәге арпа» һәм «кул терсәге» сүзләрен аерым-аерым матдә итеп яза.

Каз. вариантыннан чыгып, бу сүзне терә-ү, терәл-ү сүзенә нисбәт итү очрый (В.В. Радлов, А.М. Щербак), ләкин төп мәгънә – «тәндәге чыгынты» һәм сүзнең тамыры *тир «терсәк, тез», к. нуг. тирей-, тирәй-, тат. тертәй- «төер булып чыгып тору», к. бур. тэрзэгэр «чыгынты; бүлтәймәле». К. Тез.

Дерив.: терсәкле (мәс., урындык), терсәксез; терсәклек «култыкса»; терсәклә-ү, терсәкләш-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья