Тэтимол 2015

ТЕРНӘК күч. «опора» ~ к.-балк. тирнек «тырыш», каз. тiрнек [тĕрнэк] «үтә яшь, яшь кенә» сүзләреннән чыгып, тернәк сүзен тере, теремек  (к.) сүзләре белән баглы дип уйларга мөмкин, к. ш. ук тернәкле «кыю; яшь көенчә өлгергән» (к. ТТДС II: 108); ләкин тернәкле сүзенең «хәле ныклы, хәлле» мәгънәләре (к. ТТАС III) бор. төрки (ДТС: 553–555, 563) ternäk, tirnäk «союз, оешма; җәмәгать, община» сүзләрен хәтерләтә. Бу сүз кр.-тат., төр. dernek «оешма», derniş- «җәмгыять булып оешу» нигезләрендә дә чагыла.

Дерив.: тернәкле, тернәксез; тернәклән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья