ТЕРЛЕК «домашний скот, скотина» < терелек  дип кенә аңлату кифая түгел: асылда бу сүз бор. төрки (Zenker; ДТС: 562) tiriglik «яшәү; яшәрлек мал-туар» ~ госм., төр. dirilik «пенсиягә чыккан яничәриләргә бирелә торган көн итәрлек мал-мөлкәт» кебек сүзләрдән килә. К. тат. (ТТДС II: 295–296) терлек  «бирнә», терлек-карман, терлек-тару, терлек-торош  «иген игеп, мал асрап гадәтчә яшәү хәле, көн итеш», (ТТДС I: 407–408) терлек-тырыш, терлек-хәлмән  «мал-туар», терлек-әрбир  «бирнә составындагы өй җиһазлары» (карман, хәлмән  сүзләре тур. к. Карман II ). К. Тере.  Velidi: 293. Дерив.: терлекче, терлекчелек.   |